Поздравление председателя Конгресса татар Челябинской области Лены Колесниковой с 23 февраля

Кадерле дуслар! 

23 февраль көнен без инде күп еллар рәттән бәйрәм итәбез. Дәверләр һәм гасырлар үткән, тик батырлык һәм Ватанга тугры булу һәрвакыт әһәмиятле булып кала. 

Бүген без зур рәхмәтләребезне Ватанны саклаучыларга юллыйбыз. Алар өчен Туган Илне саклау – изге вазыйфа. Аеруча җылылык белән без сугыш ветераннарына ныклы сәламәтлек телибез. Бу көнне без барлык ир-атларны тәбриклибез һәм иң ихлас, иң мөһим теләкләрне җиткерәбез. 

Бәхет, сәламәтлек, уңышлар сезгә. Һәр гаиләгә татулык һәм ышанычлы киләчәк телим! Өйләребездә һәм илебездә тынычлык һәм иминлек булсын! 

Хөрмәт белән,Чиләбе өлкәсе татар Конгрессы рәисе  Л.Р.Колесникова

2016 ел