Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле дуслар!
Чиләбе өлкә татар Конгрессы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне иң серле бәйрәм – Яңа ел белән кайнар котлыйм!
Сезгә һәм якыннарыгызга Яңа елны яхшы кәеф һәм өметләр белән каршылавыгызны телим!
Яңа ел Сезгә тынычлык һәм иминлек, уңышлар һәм байлык, бетмәс көч һәм энергия алып килсен, иң матур хыялларыгыз тормышка ашсын, бәхетле киләчәккә ышанычыгыз ныгысын.
Сезгә бәхет, тугры дуслар, онытылмас Яңа ел очрашулары, мәхәббәт, кызыклы идеяләр һәм яңа елда теләкләрегез чынга ашуын телим!
Өегездә татулык һәм иминлек хуҗа булсын, ә бәйрәм кәефе ел дәвамында сезне ташламасын!
Хөрмәт белән,
Чиләбе өлкә татар Конгрессы рәисе Л.Р.Колесникова
2015 ел