Кадерле дуслар! Сезне олы бәйрәмнәребезнең берсе Ураза гаете белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Шушы ай дәвамында мөселман кардәшләребез уразалар тотып, догалар кылып һәм намазлар укып кына калмадылар, ә эш урыннарында хезмәт куюларын да дәвам иттеләр.
Һәркем игелекле гамәлләр кылырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә омтылды.

Аллаһы Тәгалә безнең тоткан уразаларыбызны кабул итсен, киләчәктә дә Үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын иде! Ватаныбызның барлык халыкларына да тынычлык һәм бәхет, һәр йортка иминлек, иркен тормыш һәм бәрәкәт насыйп булсын.

Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, изге эшләр, уңышлар, бәхет телим! 

Хөрмәт белән,
Чиләбе өлкәсе татар Конгрессы рәисе, 
өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты
Л. Р. Колесникова

30.03.2025