ЯҢА 2025 ЕЛ БЕЛӘН КОТЛАУ

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Ихлас йөрәктән якынлашып килүче Яңа 2025 ел бәйрәме белән тәбрик итәм. Бу бәйрәмнәр тылсымлы могҗизалар көтү, якты өметләр һәм киләчәккә ышану белән тулы.

Узып баручы ел барыбыз өчен дә җитди сынау чоры булды. Ул бик күп мөһим һәм әһәмиятле вакыйгалар алып килде. Алда безне тагы да күбрәк яңа эшләр, кызыклы проектлар һәм казанышлар көтә.  Барыбыз да бергә һәм бердәм булып, милләтебез алдында торган зур бурычларны, билгеләнгән планнарыбызны, уй максатларыбызны тормышка ашыра алырбыз, дип ышанам.
 

Яңа ел һәммәбезгә дә тынычлык, иминлек һәм Җиңү алып килсен. Гаилә учагының җылысы беркайчан да сүнмәсен. Барлык теләкләрегез, иң кыю уй-планнарыгыз чынга ашсын, барыгызга да зур уңышлар, бәхет, гаиләгезгә муллык, иминлек, илгә-көнгә тынычлык телим. Яңа ел бәйрәме котлы булсын!

Зур ихтирам белән, 

Чиләбе өлкә Кануннар чыгару Җыены депутаты, Чиләбе өлкә татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе  Л.Р. Колесникова

28.12.2024