Поздравление с Новым годом депутата Законодательного Собрания, председателя Конгресса татар Челябинской области Лены Рафиковны Колесниковой

Кадерле дуслар!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа, 2023 нче ел белән тәбрик итәм. Көтеп алынган Яңа ел бәйрәме иң изге, иң якты теләкләрнең тормышка ашуына өметләр һәм киләчәккә ышанычлар алып килүче тылсымлы бәйрәм.

Узып баручы ел безгә милләтебезнең шәфкатьлелеге, үзара ярдәмләшү кебек иң яхшы сыйфатларын тагын да киңрәк ачты. Үтеп баручы елда илебез алдында туган авырлыклар һәм каршылыклар безне тагын да ныграк берләштерде, булганны кадерләргә, нык һәм көчле рухлы булырга өйрәтте.

Илебезнең милли мәнфәгатьләрен яклаучы, аның иминлеген ныгытучы, махсус хәрби операция зонасында булган курку белмәс, кыю, тәвәккәл ир-егетләребез алдында без башыбызны иябез.

Яңа ел күптән көтелгән уңай үзгәрешләр китерсен! Авырлыклар читләтеп үтсен, барлык башлангычларыбыз да уңышлы булсын! Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет, мәхәббәт һәм уңышлар телим. Яңа 2023 ел белән!

Хөрмәт белән,
Чиләбе өлкәсенең Кануннар чыгару Җыены Депутаты,
Чиләбе өлкәсе татар Конгрессы рәисе Л.Р. Колесникова

31.12.2022