Ураза гаете мөбарәк булсын!

Сезне олуг бәйрәмнәребезнең берсе Ураза бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм! 
Шушы ай дәвамында мөселман кардәшләребез уразалар тотып, догалар кылып һәм намазлар укып кына калмадылар, ә эш урыннарында хезмәт куюларын да дәвам иттеләр. һәркем игелекле гамәлләр кылырга, мохмаҗларга ярдәм итәргә омтылды. 
Аллаһы Тәгалә безнең тоткан уразаларыбызны кабул итсен, киләчәктә дә Үзенең рәхим - шәфкатеннән ташламысын иде! Ватаныбызның барлык халыкларына да тынычлык һәм бәхет, һәр йортка иминлек, иркен тормыш һәм бәрәкәт насыйп булсын. 
Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, изге эшләр, уңышлар, бәхәт теләп калам!

Хөрмәт белән, Чиләбе өлкәсе Татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисә Л.Р. Колесникова

04.06.2019