Барлык гүзәл затларны 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез!

Сез булганда - күңелдә яз.

Хатын-кызсыз бу дөньяның 
Бер яме калмас иде, 
Ир-егетләрнең йөрәге 
Утларда янмас иде. 

Хатын-кызсыз җир шарында 
Тормыш та булмас иде, 
Шагыйрьләрнең йөрәгендә 
Шигырьләр тумас иде. 

Хатын-кызсыз зәңгәр күктә 
Кояш та сүнәр иде. 
Күз күрмәслек караңгылык 
Җир йөзен күмәр иде. 

Хатын-кызсыз бу дөньяның 
Һич яме калмас иде, 
Ир-егетләр сездән башка 
Яши дә алмас иде. 

Сез булганда гына безнең 
Күңелләрдә яз була, 
Яшәүгә дәрт, йөрәкләргә 
Кочак-кочак наз тула.

08.03.2019