Туган көнегез белән! Хөрмәтле Люция Наил кызы!


 

Чиләбе өлкә татар Конгрессы исеменнән һәм шәхсән үзем Сезне туган көнегез белән ихластан тәбрик итәм! 

Сез искиткеч якты энергияле, шат күңелле, тирә-юньдәгеләрне ягымлы елмаюыгыз белән үзенә җәлеп итүче гүзәл ханым. Йомшак күңелегез, көләч йөзегез яз кояшы кебек һәрчак балкып, җылытып, илаһи нур өстәп тора. Бу күркәм сыйфатлар - хатын-кыз, ана булу осталыгы чагылышы. 

Ихластан сезгә шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, язгы ташкыннардай көч-куәт, иксез-чиксез яшәү дәрте, илһам, иминлек һәм яктылык телим! Изге теләкләрегез чынга ашсын, ниятләрегезгә ирешергә язсын. Һәр яңа көн шатлык һәм елмаюлар бүләк итсен. 

Хөрмәт белән, Чиләбе өлкә Татар Конгрессы рәисе Лена Колесникова

24.03.2017