Поздравление с Юбилеем

Хөрмәтле Нәфисә Зиннәт кызы! 

Чиләбе өлкәсе татар Конгрессы Башкарма комитеты исеменнән һәм шәхсән үзем Сезне юбилеегыз көне белән котлап күңелемнән чыккан иң җылы теләкләремне җиткерәм. 

Әлеге нурлы бәйрәмегездә Сезгә шатлык, иминлек, нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе, бәхет телим. Барлык игелекле башлангычларыгыз, уй-фикерләрегез тормышка ашсын. Теләгән теләкләрегез, изге ниятләрегез кабул булсын! 

Сезгә корычтай сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф, якты көннәр телим. Ак бәхетләр, шатлык-куанычлар, зур уңышлар юлдаш булсын. Якыннарыгызның җылысын, балаларыгызның игелеген, дусларыгызың тугрылыгын тоеп яшәгез! 
Туган көнегез белән! 

Хөрмәт белән, Чиләбе өлкәсе Татар Конгрессы рәисе Лена Колесникова

20.03.2017