Троицк шәһәре – вакыт сынауларын җиңеп, тарихларда яши сакланып

Чиләбе өлкәсендәге Троицк шәһәре - сирәк очрый торган тарихи шәһәрләрнең берсе. Бүгенге көндә анда бихисап татар тарихы белән бәйле биналарны күрергә мөмкин. Аларны ул чорда яшәгән татарларның рухы, көнкүреше, дип тә әйтергә мөмкин. Аның һәрбер бинасыннан, төрле почмакларыннан,тыкрыкларыннан һәрбер җисеменнән тарих сулышы бөрки. Ләкин, Троицк шәһәренең язмышы күңелләрдә горурлык хисләре белән бергә ниндидер борчулы, моңсу хисләр дә уята.

    Бәлки шуңа да, Чиләбе өлкә татар конгрессы рәисе Лена Рафик кызы Колесниковага Троицк шәһәренең бүгенгесе һәм киләчәге тынгы бирми. Анда бу уникаль тарихлы шәһәр турында фильм төшерү нияте туа һәм Казаннан тарихчы- режиссёр Искәндәр Далматовны Троицк шәһәренең тарихы, күренекле шәхесләре турында документаль фильм төшерү максаты белән Чиләбегә чакыра. Шул рәвештән, 11 нче август көнне өлкә татар конгрессы вәкилләре белән тарихчы, мөгаллим, археолог, этнограф, тарих фәннәре кандидаты Гаяз Хәмит улы Самигулов һәм Казаннан махсус чакырып китерелгән Искәндәр әфәнде белән очрашу үткәрделәр. Әңгәмә барышында Троицк шәһәренең киләчәге, аны торгызу ысуллары, баету мөмкинчелекләре турында тирән фикер алышу булды. Шул ук көнне алар Троицк шәһәренә юл тоттылар. Г. Тукай исемендәге китапханә бинасында туган якны җентекләп өйрәнеп, еллар буена мәгълүмат туплаучы белгечләр 6 нчы санлы мәчетнең имамы Данис хәзрәт Ахметшин, Татарстан Республикасының атказанган артисты Фәрит Якупов, туган якны өйрәнү белгече Рәүф Нәҗип улы Гизатулин энҗе бөртекләре кебек чәчелгән вакыйга күренешләрен туплап бер рухи җепкә тезделәр. Китаплар белән эш итүче, кульязмалар барлаучы китапханә мөдире Рәйсә Харис кызы үткәннәр белән бүгенге көнне бәйләгән хәтирәләре, тарихчылар игътибарын җәлеп итәрлек кызыклы мәгълүматлары белән юмарт итеп бүлеште.

      12 август көнне Лена Колесникова һәм Татарстан делегациясе шәһәр башлыгы Александр Георгиевич Виноградов белән очрашу үткәрде. Шәһәр башлыгы үзенең чыгышында “Безнең бүгенге тормыш – меңнәрчә елларның җимеше, аның нәтиҗәсе” дигән фикерне дәлилләп,  бу идеяның  мөһимлегенә басым ясады. Өлкә татар конгрессы рәисе урынбасары Сания Шевченко: “Троицк мәктәпләрендә татар телен саклау мәсьәләсе шәһәр мәгариф системасында ничек каралган?” – дигән сорау белән, үзенең бу өлкәдә борчылуын белдерде.

     Шул ук көнне бу иҗади проект өстендә эш башланып та китте. Фильмның эчтәлегенә, мәгънәсенә килгәндә, Троицк шәһәренең халәтен, аның бай тарихын.  гореф-гадәтләрен, игътибарга лаеклы шәхесләрен  күрсәтү төп максат итеп куелды. Башкача булуы да мөмкин түгел, чөнки тарихны өйрәнмичә, үткәнне белмичә, хәзерге тормышны аңлап, яңаны төзеп булмый. Ә Троицк шәһәренең киләчәге өметле, чөнки анда шәһәр тарихында тирән эз калдырырлык милли җанлы, хезмәт сөючән, эшләрендә зур биеклекләргә ирешкән милләттәшләребез бар! Алар Троицк шәһәренең таянычы һәм ышанычы!

Татарстан Республикасының
атказанган укытучысы
Сания Шевченко

25.08.2021